ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2012 ел
шимбә

9 июльдән үзәк китапханәдә торак-коммуналь хезмәтләр, тарифлардагы үзгәрешләрне аңлату буенча консультация пункты эшли. Анда зәйлеләр сорауларына шәһәрнең коммуналь хезмәтләр буенча вәкилләр, социаль яклау идарәсе белгечләре җавап бирә.


19
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Хәбәр иткәнебезчә, шәһәрдә интернет челтәренә чыбыксыз тоташу мөмкинлеге бирүче "Татте-леком" ААҖнең Wi-Fi технологиясе барлыкка килде. Зәйдә ике урында Wi-Fi зонасы булдырылды. Аларның берсе - "Энергия" стадионы, икенчесе "Яшьлек" боз сараенда урнашкан.

Халыкның көтеп алган “Казанская” бәйрәме якынлаша. Традиция буенча әлеге бәйрәм 21 июльдә Якты Күл авылында үткәрелә.


13
июль, 2012 ел
җомга
Иске Зәй бистәсе мәчетенә йөрүче әби-бабайларны борчыган мәсьәләләрнең берсе юлсызлык иде. Язгы-көзге пычракларда йөрү алар өчен үзе бер проблема булды.

Кичә хакимиятнең кече залында монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Алексей Гаранин шәһәр эшмәкәрләре белән очрашты.

Быел урак иртә башланды. Язның иртә килүе, җәйнең матур торуы игеннәрнең башка елларга караганда тизрәк өлгерүенә китерде. 10 июльдә арыш урагы башлануын сирәк кешеләр хәтерлидер.


12
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Әлмәт театры килгән дигән сүз Чыбыклы авылы тамашачысын, җылы урыннарыннан кузгатып, мәдәният йортына китерде. Репертуары һәрчак бай Әлмәт татар дәүләт драма театры бу юлы да сәнгати яктан камил, тәрбияви яктан көчле эшләнгән спектакле белән сокландырды.
«Шәһәр бии» проекты кысаларында кичен үзәк мәйданда төрледән-төрле чаралар үтә. Күптән түгел биредә балалар өчен "Туңдырма көне" уздырылды. Бәйрәмдә катнашучылар алып баручы сорауларына җавап бирделәр, бәйгеләрдә катнаштылар. Бүләккә исә туңдырма булды.
Җәйге җылы кичтә подъезд төбендәге утыргычларда табигать белән хозурланучы, бер-берсенең хәл-әхвәлен белешүче өлкәннәрне, уен мәйданчыкларында шау-шу килүче бала-чаганы, эштән соң хәл алырга чыккан ир-ат, хатын-кызларны күпкатлы йортларның һәр ишегалдында очратасың.

9
июль, 2012 ел
дүшәмбе

Яшьлекләре авыр сугыш елларына туры килгән буын вәкилләре сафы елдан-ел сирәгәя бара. Михнәтле елларның тере шаһитлары булган өлкәннәргә без хөрмәт, зур игътибар күрсәтергә, бүгенге матур тормыш өчен рәхмәт хисләре җиткереп калырга ашыгырга тиеш. Алар безнең өчен рухи ныклык үрнәге булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International