Наркотизацияләүгә каршы

2012 елның 29 июне, җомга
Көн тәртибендә районда “Мөстәкыйль балалар” проектын тормышка ашыру, балалар ял лагерьларында наркотизациягә каршы юнәлдерелгән кисәтү чаралары, җәйге чорда яшьләрнең ялын һәм мәшгульлеген оештыру, киндер, шулай ук наркотик матдәле башка үсемлекләр чәчүлекләрен ачыклау һәм юк итү буенча күрелүче чаралар, районда “Мәк” оператив-профилактик операциясе, быелның беренче яртысында укучылар һәм студентлар арасында наркотик һәм психотроплы матдәләр куллануны ачыклау максатында медицина тикшерүләре уздыру нәтиҗәләре һәм икенче яртыеллыкка бурычлар турында мәсьәләләр тикшерелде. Утырышта наркотикларның законсыз әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Түбән Кама районара идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Евгений Ситников катнашты һәм чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International