Керәшен халкының мәртәбәле бәйрәме – Питрау җитә. Быел унөченче мәртәбә оештырылучы Питрауны райондашлар, кунаклар бергә җыелып, 12 июль көнне гадәттәгечә Кашкатау итәгендә бәйрәм итәчәк. Быел ул аеруча матур, уеннарга бай булачак. Бәйрәм сәгать 4тә башлана.