Тарифлар каралды

2012 елның 3 июле, сишәмбе

Узган пәнҗешәмбедә хакимияттә район-шәһәр Советы депутатлары катнашында район башлыгы каршында оештырылган тарифлар буенча җәмәгатьчелек советы утырышы узды. Аңа халыкка хезмәт күрсәтүче төрле оешма-предприятие җитәкчеләре, торак милекчеләре ширкәтләре, территориаль-иҗтимагый үзидарә рәисләре чакырылды. Утырышны район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды, анда район башлыгы Татьяна Воропаева, башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов катнашты.

Төп нотык белән агымдагы елның икенче яртысына җирле үзидарә органнарының күрсәтелүче хезмәтләргә тарифларны көйләү эше турында башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Павел Байрашев чыкты. Торак хезмәтләргә тарифлар – торак милекчеләре, ә муниципаль торак буенча башкарма комитет тарафыннан билгеләнә. 1 июльдән “Торак фондын капиталь ремонтлау” һәм “Торак фонды белән идарә итү” маддәләре буенча тарифлар үзгәрмәде. Ә менә йорт биләмәсе, гомумфайдалану урынын җыештыруның 1 квадрат метры 5 тиенгә артты – 0,90 тиеннән 0,95 тиен булды. Тарифлар арту әлеге эшләргә җәлеп ителүче хезмәткәрләргә хезмәт хакын күтәрү белән аңлатыла. Йорт тирәсе биләмәсен җыештыру тарифы 1 квадрат метрга 1 сум 55 тиеннән 1 сум 65 тиенгә күтәрелде. Шулай ук “Биләмәне төзекләндерү һәм торак бинаны ремонтлау”, “Йортта инженер суүткәргеч канализация челтәрен тоту һәм агымдагы ремонт”, “Электр белән тәэмин итү челтәрләре”, “Үзәк җылыту системасы” маддәләре буенча арту булачак. Сәбәбе ремонт эше өчен төзелеш материалларына, исәпләү һәм җылылыкны көйләү, йортта салкын су исәпләү приборларына техник хезмәт күрсәтү һәм тикшерүгә бәя үсү белән бәйле. Чүп җыю мәйданнары һәм контейнерларга хезмәт күрсәтү буенча да тариф арта. Ул да хезмәткәрләргә хезмәт хакын күтәрү белән бәйле. Ә менә лифттан файдалану һәм лифтны карап тоту буенча тариф үзгәрешсез кала. Моңа кадәр калдыкларны утильләштерүгә тарифны җирле үзидарә органнары билгеләсә, 2011 елда законда үзгәрешләр булу сәбәпле, әлеге функция тарифлар буенча дәүләт комитетына күчте. Шулай итеп, агымдагы елның 1 июленнән утильләштерүгә тариф 3,7 процентка (5 сум 65 тиеннән 5 сум 86 тиенгә) артты. Электр энергиясенә килгәндә, тариф 2011 елда 1 кВт сәгатькә 2 сум 43 тиен иде, ул 2 сум 57 тиен булачак. Җылылык энергиясенә тариф ике срокта – июль һәм сентябрь айларыннан күтәрелә. “Таттеплосбыт” АҖ кулланучыларына тариф 1 июльдән – 108,6 (1 гигакалориясе 566 сум 04 тиеннән 600 сум 38 тиенгә кадәр), ә 1 сентябрьдән 105 процентка (600 сум 38 тиеннән 630 сум 04 тиенгә кадәр) арту көтелә. Иң күп арту – табигый газга. 1 июльдән газга бәя 14,9 процентка арта.

2011 елда район буенча торак-коммуналь хезмәтләр бәясе 1 квадрат метрга 55 сум 36 тиен тәшкил итте. Әлеге күрсәткеч агымдагы елның 1 июленә кадәр сакланды, ягъни ел ярым эчендә хезмәтләргә бәя күтәрелмәде. Республика район-шәһәрләренә килгәндә, Зәйдә (Чаллы һәм Түбән Камадан кала) торак-коммуналь хезмәтләргә тариф иң түбәннәрдән исәпләнә. Шулай итеп, күп фатирлы йортларда яшәүче зәйлеләр өчен торак-коммуналь хезмәтләр җыелмасы 104,6 процентка (1 квадрат метрга 55 сум 36 тиеннән 57 сум 90 тиенгә) арта. Шуның белән бергә федераль һәм республика органнары көйләгән хезмәтләр бәясе 106,1 процентка (су бүлү, җылылык, су, электр белән тәэмин итүләр ) күтәрелә. Әлеге торак хезмәтләргә җирле органнар көйләгән бәя исә 103,7 процент, ягъни 2012 елга тарифлар кулланучыларга уртача еллык үсеш һәм көчәнеш белән билгеләнде, диде баш икътисадчы чыгышын тәмамлап.

Утырышта агымдагы елда 1 июльдән су белән тәэмин итү һәм су бүлү, җылылык энергиясен транспортлау, көнкүреш калдыкларын утильләштерү һәм күмүгә тарифларны көйләү буенча әлеге хезмәтләр җитәкчеләре Рамис Ханнанов, Фәрит Мифтахов, Ришат Шакировлар чыгышлары тыңланды. Суга тариф кимеде: 2011 елда 32 сум 44 тиен иде, агымдагы елда ул 32 сум 43 тиен. Көнкүреш калдыкларын утильләштерү һәм күмүгә тарифлар 3,7 процентка артты.

Утырыш ахырында “Бердәм хисап үзәге” ҖЧШ директоры Галина Камышова Россия Федерациясенең 354нче карары (6 май, 2011 ел) нигезендә гомумфайдалану ихтыяҗларына (ОДН) түләүләр тәртибен аңлатты. Әлеге карар нигезендә гомумфайдалану ихтыяҗларына түләүләр квадрат метрдан исәпләнәчәк. Соңыннан утырышта катнашучылар фикер алышты, киңәшләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International