Дүшәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова җитәкчелегендәге Зәй хәрби комиссариаты делегациясе Казанда Татарстан хәрби комиссариатында булды. Анда алар ил сагына басарга җыенучы республика егетләрен Ватан алдындагы изге бурычларын үтәргә озату тантанасында катнашты. Быел язгы чакырылышта безнең районнан 74 егет хәрби хезмәткә китте. Бүген исә зәйлеләр тагын 7 егетне армия сафларына озатты.