Балалар бакчаларында эш кайный

2012 елның 29 июне, җомга
“Аленка” балалар бакчасының түбәсе ябыла һәм тәрәзәләре алыштырыла. Ремонт эше белән “Гранд-М” ҖЧШ, “Зяб-конструкция” фирмасы шөгыльләнә. Бакчаның түбәсе һәм тәрәзәләре тулысынча алыштырылачак. Түбә ябу эше 40 процентта башкарылган инде, тәрәзәләр дә кайтартыла башлаган. Мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Гөлчәчәк Галимова әйтүенчә, төзекләндерү эшләре алып баручы әлеге фирмалар белән алар күптәннән хезмәттәшлек итә. Алар эшне төгәл һәм вакытында сыйфатлы итеп башкара.
“Якты коңгыз” балалар бакчасында да шул ук фирмалар түбә ябу һәм тәрәзәләрне заманчага алыштыру белән мәшгуль. Түбә ябу эше башланган, эшчеләр аны 5-7 көн эчендә башкарып чыгарга ниятли, тәрәзәләр алыштыру 65 процентта башкарылган. Бер атна-ун көн эчендә эш төгәлләнергә тиеш.
“Тату гаилә” бакчасында канализация челтәре тулысы белән алыштырыла. Аны “Хәмиев” ҖЧШ башкара. Исәпләре 1 августка эшне тапшыру.
“Кызыл калфак” бакчасын төзекләндерү белән Казанның “Энергострой-плюс” фирмасы шөгыльләнә. Элек әлеге балалар бакчасы гимназия, балалар йорты булып та хезмәт иткән. Шуңа күрә биредә эш, балалар бакчасы стандартларына туры китереп, үзгәртеп корып алып барыла. Төзекләндерүчеләр эшләрне 30 процентта башкарган. Биредә бассейнны яңарту да күздә тотыла.
Альберт Газизҗанов төзекләндерү эшләреннән канәгать калуын белдерде.
– Эш мондый темпта барса, ул вакытында һәм сыйфатлы башкарылыр дип ышанам. Балалар бакчалары җитәкчеләре ремонт эшләренә аерым игътибар бирсен иде. Бер генә җитешсезлек тә булырга тиеш түгел, – диде ул.
Җәйнең беренче ае тәмамланып кына килә әле, ә балалар бакчаларында эш шактый күләмдә башкарылган инде. Ремонтчылар эшне графиктан чыкмыйча үтәргә тырышалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International