Самарада Сабантуй быел 24нче мәртәбә уздырыла. Бәйрәмне оештыруда татарның күренекле эшмәкәрләре, милли оешмалар, "Ислам нуры" газетасының өлеше зур. Чыннан да, Сабантуеның бүләкләре зурдан иде. Самараның хәлле кешеләре, иганәчеләре булышкан икәнлеге әллә каян күренеп тора.
Һәр Сабантуе үзенә генә хас бизәкләре, миллилеге, белән җәлеп итә. Бу бәйрәмдә милли киемнән ир-атлар, хатын-кызларны, аларның саф әдәби татар телендә сөйләшкәнен ишеткәч, күзләргә ирексездән яшь килә. Менә кайда яши икән ул татар кешеләре, мөселманнар! Бәйрәмне алып бару-чыларның барысы да милли киемнән, алар һәр бәйгене татар телендә алып бара. Кайчагында үзеңне Самарада дип түгел, ә Татарстанда микән әллә мин дип хис итәсең. Сабантуенда тезелеп киткән сәүдә рәтләрендә бары мөселман кешеләренең милли ризыклары һәм киемнәре генә сатыла. Хәмергә, гомумән, исерткеч эчемлекләргә урын юк анда.
Самарага Татарстанның Зәй муниципаль районыннан баручы көрәшчеләр, җырчы-биючеләр, спортчылар делегациясен район башлыгы Татьяна Воропаева җитәкләде. Ул Самара халкын татар телендә тәбрик итеп, эшләрендә, тормышларында уңышлар теләде.
Һәр Сабантуе үзенең геройлары тудыра. Әйтик, мин Самарада үткән бәйрәмне оештьфып йөрүче Кәүсәрия Кузнецовага, алып баручы Гүзәлия Гатинага, җырчылар Ләйсән Тимерханова, Тәслимә Гәрәева, Газинур Маликов, Рөстәм Фатихов, Сөләйман Гарипов, Хәтфир Җиһаншин җитәкчелегендәге гармунчылар ансамбле, Марина Петленко җитәкчелегездәге "Магия" бию ансамбленә шаккаттым. Көндезге сәгать уннан, башланып кичке җидегә кадәр барган бәйрәмнең, чын мәгънәсендә, йолдызлары будды алар. Бәйрәмгә җыелган халык алар белән истәлеккә фотога төште, кушылып җырлады һәм биеде. Көрәшче егетләребез, спортчыларыбыз Татарстан данын, Зәй данын тагын бер баскычка күтәрде. Көрәшчеләребез Руслан Хәмидуллин, Айнур Әхмәтшин, Айзат Кашапов Дөнья, Россия чемпионнары белән бил алышты, матур күрсәткечләргә иреште. Айнур Әхмәтшин үз үлчәү авырлыгында II урын яулады. Чыбыклы егете Руслан Хәмидуллин үз үлчәү авырлыгында I урынны , алып, финалга чыкты. Район үзәкләрендә, шәһәрләрдә үткән Сабантуйларда баш батыр исемен гадәттә гәүдә авырлыгы центнер чамасы булган яки аннан да артып киткән пәһлеваннар ала. Ә менә Caмарада быел күпләрне шаккатырган хәл булды. 75 кг авырлыкта җиңүче Руслан Хәмидуллин финал очрашуында үзеннән 40 килограммнан артыграк авырлыктагы Тольятти пәһлеваны Максим Зиминны, отып, Самараның баш батыры исемен яулады.
Үз осталыкларын күрсәткән Сергей Хохлов һәм Алексей Кондратьевларга да сокланмый мөмкин түгел. Алар гер күтәрү ярышларында катнашты. Беренче урынны алмасалар да, аларның көч-куәте, энергиясе ташып тора, байтак кына катнашучылардан күбрәк, күтәрде алар герне. Алексей Кондратьев 24 килограммлы герне - 51, Сергей Хохлов 101 мәртәбә күтәрде.
Зәйлеләр Самара Сабантуен шаулатып, гөрләтеп кайтты.