Хәбәрләр

2012 елның 4 июле, чәршәмбе

Район башлыгы Татьяна Воропаева, аның урынбасары Роберт Халитовның предприятие, оешмаларда халыкны кабул итүләре дәвам итә. Узган атнада шундый чаралар "Мефро уилз Россия - Зәй заводы", "ТатЭк", "Зәй шикәре" АҖ һәм ГРЭСта булды. ГРЭСта Татьяна Воропаева 9 кешене кабул итте. Энергетиклар район башлыгына үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте. Шунысы игътибарга лаек, биредә очрашуга килүчеләр район башлыгына сорау биреп кенә калмыйча, теге яисә бу проблеманы ничек хәл итү буенча төпле тәкъдимнәр дә кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International