ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Балалар музыка мәктәбендә "Аккордеон феериясе" дип аталган II республика фестивале кысаларында чаралар үтте. Казан дәүләт консерваториясенең өлкән укытучысы Антон Попов аккордеон классында укучы Константин Җәлилов (укытучысы Н. В. Гудошникова) һәм Илдар Гайнетдинов (Д. Б. Коронова) белән мастер-класс үткәрде.

Полициянең участок вәкаләтлеләре хезмәте оешуга 89 ел тулу уңаеннан республикада әлеге хезмәтне башкаручыларга 64 машина тапшырылды. Бу участковыйлар-ның 80 процентын автомобильле итү мөмкинлеге бирде.

20
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе

Районыбызның киләчәге, үсеше анда яшәүчеләрнең тормыш шартлары нинди булуга да бәйле. Иорт, хуҗалыктагы проблемалары белән башы каткан кеше ниндидер яңа эш алымнары, яңа технологияләр, икътисади үсешне алга җибәрердәй тәкъдимнәр кертүдән ерактора.

Районда "Туган якта - очрашулар" проекты буенча эшчәнлек - матур башлангыч. Күренекле якташлар белән туган җирдә очрашу, аралашу икенче борылыш ала. Алар зәйлеләрне үзләренә кунакка дәшә.
Районда игелекле гамәлләр башкаручы эшмәкәрләрнең булуы куанычлы. Дүрт-Мунчадан шундый эшмәкәр Каим Борһа-нов авылның 11 тыл ветераны.

9
ноябрь, 2012 ел
җомга
6 ноябрьдә районнан беренче 8 егет армия сафларына озатылды. Егетләрнең 4се Екатеринбург шәһәрендә мотоукчылар әзерләү курсы үтәчәк, ә Зсе Мәскәүгә Эчке эшләр министрлыгы хәрби частена җибәрелә. Бөр егет әлегә республика хәрби комиссариатында билгеләнү көтә.

Төги халкы күп еллар суны чишмәдән ташып эчте. Авыл халкы, ниһаять, рәхәткә тиенде. «Теплосервис» ҖЧШ «Саф су -озын гомер» муниципаль программасы буенча авылга 4 километр суүткәргеч сузды, скважина казыды. Хәзер су авыл халкының өенә үк килә.


7
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Районның күп кенә авылларында балалар мәйданчыклары бар. Әмма барысын да тәртиптә дип әйтеп булмый. Якты Күл авыл җирлеге мәйданчыкларны карап тотуга аеруча игътибарлы. Күптән түгел җирлек җитәкчелеге аны яңа элементлар белән тулыландырды.
Районыбыз үсеше өчен тырыш хезмәте белән үзеннән зур өлеш керткән өлкән яшьтәге кешеләрне хөрмәтләү җитәкчелекнең игътибар үзәгендә тора.
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнендә "Энергетик" Мәдәният сараенда Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Мирас", "Азаль" һәм татар гимназиясендә эшләп килүче "Легенда" иҗат коллективлары төрле милләт халыклары сәнгатен чагыл-дырылган концерт программасын тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International