Хәбәрлер

2012 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Осталар белән бергә

Балалар музыка мәктәбендә "Аккордеон феериясе" дип аталган II республика фестивале кысаларында чаралар үтте. Казан дәүләт консерваториясенең өлкән укытучысы Антон Попов аккордеон классында укучы Константин Җәлилов (укытучысы Н. В. Гудошникова) һәм Илдар Гайнетдинов (Д. Б. Коронова) белән мастер-класс үткәрде.

Шул ук көнне кичен Антон Попов һәм Казан дәүләт консерваториясенең халык уен кораллары бүлеге студентлары, шулай ук музыка мәктәбенең яшь музыкантлары катнашында концерт булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International