Хәбәрлер

2012 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Зәйгә -ике машина

Полициянең участок вәкаләтлеләре хезмәте оешуга 89 ел тулу уңаеннан республикада әлеге хезмәтне башкаручыларга 64 машина тапшырылды. Бу участковыйлар-ның 80 процентын автомобильле итү мөмкинлеге бирде. "ВАЗ-2114" маркалы машиналарның икесе безнең районга кайтты. Район эчке эшләр бүлеге мәгълүматы буенча, ул авыл җирлекләрендә эшләүче участок инспекторларына тапшырылачак. Нәтиҗәдә авылларга хезмәт күрсәтүче 7 инспектор да транспортлы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International