ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2012 ел
җомга
Куш-Елгада Әхмәт, Кадер авылларының мәдәният йортлары белән берлектә "Бердәмлектә көч" шигаре астында "Алкышлар утравы" дигән концерт программасы халыкка тәкъдим ителде.

Районда шикәр чөгендере алу төгәлләнде. Ул 8865 гектарда чәчелгән иде, Уңыш гектарыннан уртача 375 центнер тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую эше ничек бара? TP Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, "Аг-роКөч" төркем, агрофирмалар белгечләреннән торган комиссия бу көннәрдә "Зәй", "Зәй шикәре", "Восток" агрофирмалары һәм "Нива" ҖЧШ техника паркларында булып, техникаларның саклауга куелышы, паркларны карады.

1
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Ноябрьнең беренче көне Суд приставлары көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә ул 2009 елдан Президент Указы нигезендә бәйрәм ителә. Гомумән, суд приставлары хезмәте оешуга быел 15 ел тула.

Узган атнада Лениногорскийда республика инвалидлары арасында шахмат-шаш-ка ярышлары узды.
Хакимиятнең кече залында һәр көнне көндезге сәгать Зтә "Бердәм хисап үзәге" ҖЧШ белгечләре халыкка торак-коммуналь хаамәтләр эчен түләү тарифлары исәпләү буенча аңлату эшләре алып бара.

29
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Быел ул Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулу уңаеннан «Гражданнарның конституцион хокуклары һәм вазифалары» темасына багышлана. "Парламент дәресләре" кысаларында районда укучылар арасында иҗат бәйгеләре үткәрелде. X-XI сыйныф укучылары әлеге темага эссе язды.
«Водоканал-Сервис» - «Зәй Водоканалы» АҖ филиалы «Саф су - озын гомер» муниципаль программа буенча эшне төгәлләп килә.
Авыл китапханәләренең күбесе компьютерлар белән тәэмин ителде, 13е Интернетка тоташтырылды.
2013 елдан TP Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан республиканың иң алдынгы авыл хуҗалыгы белгечләренә 100 мең сумлык 500 грант биреләчәге турында хәбәр иткән идек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International