Хәбәрлер

2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Олы хөрмәт

Районыбыз үсеше өчен тырыш хезмәте белән үзеннән зур өлеш керткән өлкән яшьтәге кешеләрне хөрмәтләү җитәкчелекнең игътибар үзәгендә тора. 5 ноябрьдә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә гомер кичерүче Пелагея Вараксинаны шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин котлады. Пелагея Александровна хезмәт юлының күп өлешен авыл хуҗалыгы флкәсеиә багышлаган, шикәр заводында эшләп лаеклы ялга чыккан. Марсель Хуҗин хезмәт ветеранына Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын да тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International