ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2012 ел
җомга

Узган шимбәдә сәвәләй-леләр ерактан килгән кунакларны - Чиләбе өлкәсе, Башкортстан һәм Сарман районыннан керәшен фольклор ансамбльләрен кабул итте. Авылда мондый очра-шу-бәйрәмне якташлары өчен Татарстан Республикасының халык артисты Виталий Агапов оештырды.

Бигеш мәктәбе - районда иң өлкән мәгариф учакларының берсе: аңа 120 ел. Әлеге гомер эчендә мәктәп, белем һәм тәрбия бирү учагы буларак, үзен күрсәтте, абруй казанды.
Республикада коррупциягә каршы тору эшчәнлеген көчәйтү максатында махсус программа тормышка ашырыла. Программаның үтәлешен тәэмин итүгә һәр муниципаль район үз өлешен кертә.

Сәләтле, интеллектуаль яктан көчле балалар белән эшләүдә үзара көндәшлекне арттыру зарур. Моның өчен иң көчле балалардан мәктәп, район командалары туплап, чит шәһәр яки өлкәдәге яшьтәшләре белән үзара ярышлар оештыру отышлы, дигән фикер мәктәп укучыларының Кече академиясе попечительләр советының чираттагы утырышында яңгырады.


29
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Мәгълүм булганча, хәзер республикада укучыларның дәрестән соң вакытларын мәктәптә файдалы үткәрүгә зур игътибар бирелә. Бу хакта Дәүләт Советына Юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та ассызыклады.

Шикәр заводына чимал китерү тулысын-ча төгәлләнде. Завод барлыгы 702280 тонна татлы тамыр кабул итте. Генераль директор Вячеслав Сыщиков белдерүенчә, бу - заводның 46 ел эшләү дәверендә моңарчы күрелмәгән сан. Чагыштыру өчен, 90нчы еллар башында бөтен республикага шикәр чөгендере эшкәртү планы 700 мең тонна була.Шикәр заводына чимал китерү тулысын-ча төгәлләнде. Завод барлыгы 702280 тонна татлы тамыр кабул итте. Генераль директор Вячеслав Сыщиков белдерүенчә, бу - заводның 46 ел эшләү дәверендә моңарчы күрелмәгән сан. Чагыштыру өчен, 90нчы еллар башында бөтен республикага шикәр чөгендере эшкәртү планы 700 мең тонна була.

23
ноябрь, 2012 ел
җомга
Район башлыгы Татьяна Воропаева авыл җирлекләренә чыгып, халыкны кабул итүне дәвам итә. Кичә Якты Күл авыл җирлегендә узган шундый кабул итүдә моннан 40 ел элек төзелгән барак тузу сәбәпле.
Халыкка төрле хезмәтләр күрсәтүче оешмалар, башкарма комитетның бүлек (идарә) җитәкчеләре һәм белгечләре даими рәвештә авыл җирлекләренә чыгып, халык белән очраша.
4нче мәктәптә район башлыгы каршында эшләүче иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә мөһим мәсьәләләрнең берсе - шәһәрдә экологик хәл һәм кибетләрдә генетик яктан үзгәртелгән продуктлар сату торышы (тикшерү нәтиҗәләре) каралды.

22
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Район башлыгы Татьяна Воропаева балалар иҗат йортында булды. Анда сүз иҗат йорты һәм Кече академия эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк итү, «Иртә үсеш» мәктәбе эшчәнлеген киңәйтү, сәләтле балаларның ялын оештыру турында барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International