Италиядә эшләнгән махсус бүләк
Районда "Туган якта - очрашулар" проекты буенча эшчәнлек - матур башлангыч. Күренекле якташлар белән туган җирдә очрашу, аралашу икенче борылыш ала. Алар зәйлеләрне үзләренә кунакка дәшә. Ә менә Түбән Биштә шундый очрашуга кайткан Шыкмай авылында туып-үскән Заһир Ис-рафилов Түбән Биш мәктәбенә Италиядә махсус заказ буенча эшләнгән, бәясе чит ил машинасына тиң баян бүләк итте. Зәңгәрсу төстәге баян инкрустацияләнгән, ягъни кыйммәтле ташлар белән эшләнгән, телләре йомшак, 4-5 баян кушылып уйнаган кебек көчле тавышлы. Аның белән дистанцион пульт аша идарә итеп була. Регистрлары күп булганлыктан, мөмкинлекләре дә зурдан. Кыскасы, бүләк карап туйгысыз матур, үзенчәлекле, аһәңле тавышлы. Өстәвенә, ул мәктәпкә яңа сулыш өргән.
Баян тапшырылганнан соң көтелмәгән хәл - җыр түгәрәгенә ике дистә укучы язылды, ди мәктәп директоры Сергей Чернов. Күп кенә яшүсмерләрдә исә баянда уйнарга өйрәнү теләге уянган. Укучылар әйтүенчә, бүләк-баянга кушылып җырлау аларда горурлык хисе уята икән.
Сәнгатьтән ерак торган, физика-математика фәннәре кандидаты, математика һәм техник фәннәр буенча ачышлар ясаган, "Нур" яңа технологияләр үзәге җитәкчесе Заһир Хөснимәрдановичка мәктәпкә мондый затлы бүләк ясау нияте каян килгән соң? Баксаң, якташыбыз сәнгать җанлы кеше икән, очрашуга кайткач, ул түбәнбиш-леләргә баянда татар көйләреннән тезмә башкарып күрсәтә. Баяннарны тартып-тар-тып карап йөрде дә аларның иске булуын күргәч, анда бер яхшы баян бүләк итү теләге шунда ук тугандыр, ди музыка укытучысы Фәрит Таймасов. Якташ мәктәп тормышы белән кызыксынып тора. Аның бүләге мәктәпкә генә түгел, мәдәният йортына да хезмәт итә. Шул рәвешле, бүләк авыл, мәктәп тормышын тагын да җанландырган.