Менә ичмасам мәйданчык!
Районның күп кенә авылларында балалар мәйданчыклары бар. Әмма барысын да тәртиптә дип әйтеп булмый. Якты Күл авыл җирлеге мәйданчыкларны карап тотуга аеруча игътибарлы. Күптән түгел җирлек җитәкчелеге аны яңа элементлар белән тулыландырды. Биредә таганнар, комлык бар иде инде, аларга баскетбол щиты, турник, балалар өчен таучык, өстәл-урындыклар өстәлде. Соңгыларын алуда "Транзит" сәүдә йорты директоры Анатолий Зеленин булышлык итте. Ә калган элементлар өчен җирлек бюджетыннан 53 мең сум акча бүлеп бирелде. Булган конструкцияләр исә төзекл-әндерелеп, буяп та куелды. Ил төкерсә, күл була. Авылның Җиңү паркында менә дигән мәйданчык эшли хәзер. Ул юлдан читтә. Биредән хәзер балалар тавышы: кемнәрдер выжылдап таудан шуып төшә, кемнәр дер турникта тартыла, ә беришләре баскетбол уйный. Дәрестән соң саф һавада уйнау балаларны ял иттерә, көч-куәт өсти.