Хәбәрлер

2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Сәхнәдә-яшь башкаручылар

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнендә "Энергетик" Мәдәният сараенда Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Мирас", "Азаль" һәм татар гимназиясендә эшләп килүче "Легенда" иҗат коллективлары төрле милләт халыклары сәнгатен чагыл-дырылган концерт программасын тәкъдим итте. Ул бер үк вакытта "Мирас" һәм "Азаль" балалар җыр-бию ансамбльләренең уңышларын барлау, яңа иҗат сезонын ачуга да багышланды. Узган ел әлеге коллективлар төрле бәйгеләрдә катнашып, уңышлар яулады, Зәй данын еракларга таратты. Мәсәлән, мираслылар Төркиядә "Дөнья халыклары" бәйгесендә, "Төрки халыклар фестивале"ндә катнашып җиңүче булды, Кипрда "Халыкара фольклор фестивалемдә беренче урынны алды. Ансамбль солистлары Алена Муханова, Тимур Шакиров, Илүзә Галиуллина, Виктория Пу-занкова алтын медальләр алып кайтты. Җитәкчеләре Әлфия Вәлиуллина яулаган уңышлар белән чикләнмичә, һаман иҗади эзләнүдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International