Авыл халкын нәрсә борчый?

2012 елның 20 ноябре, сишәмбе

Авыл халкын нәрсә борчый?

Районыбызның киләчәге, үсеше анда яшәүчеләрнең тормыш шартлары нинди булуга да бәйле. Иорт, хуҗалыктагы проблемалары белән башы каткан кеше ниндидер яңа эш алымнары, яңа технологияләр, икътисади үсешне алга җибәрердәй тәкъдимнәр кертүдән ерактора.

Шуны истә тотып, район җитәкчелеге халык белән эшләүнең төрле юлларын куллана. Даими төстә урыннарга чыгып, кешеләрне шәхси сораулары белән кабул итүләр - моның ачык мисалы. Шунысын да игътибарга алу кирәк, халык белән бер кат очрашып чыктың да тынычландың түгел, проблемаларны хәл итәбез дип бирелгән вәгъдәләр үтәлгәнме, хәл итәсе мәсьәләләрнең яңалары өстәлмәгәнме? Болар барысы да район башлыгы Татьяна Воропаеваның җитди контролендә тора.

Бу көннәрдә шәхси сораулар буенча кабул итүләрне район башлыгы яңадан авыл җирлекләреннән башлады. Иң беренче очрашу Кадер җирлегенә караган авылларда яшәүчеләр белән үтте.

Кадердәге җанлы очрашудан соң район башлыгы Түбән Биш җирлегенә юл тотты. Биредә дә ул авыл үсеше өчен үзеннән өлеш кертергә теләүчеләрнең күп булуыннан канәгать калды. Түбәнбишлеләрне шәхси ярдәмче хуҗалыкларны киңәйтү өчен җир биләмәләрен арттыру, авыл юлларын тәртипкә китерү, балаларны төрле ярыш-бәйгеләргә йөртү өчен махсус автобус булдыру һ.б. күп кенә проблемалар борчый. Татьяна Воропаева һәр мәсьәләгә индивидуаль якын килеп өйрәнергә кирәклегенә, тиешле җаваплар биреләчәгенә басым ясады.

* * *

Икенче көнне Татьяна Воропаева Дүрт-Мунчада булып, шул җирлеккә караган авыллар халкын кабул итте. Зичәбаштан Вячеслав Шишкин Зичәбаш белән Дүрт-Мунча авыллары арасына юл салу, авыл буасы торбаларыналыштыру мәсьәләләрен күтәрде. Әлеге авылда интернетка тоташу да авыр икән. Район башлыгы ноябрь ахыры-де-кабрь башына интернет мәсьәләсе уңай хәл ителәчәк, диде. Бу көнне район башлыгына рәхмәт сүзләре дә әйтелде. Дүрт-Мунчадан тыл ветераны Зәйнәп Гәрәева ишегалдындагы тупылларны кисү дә булышлык иткән өчен район башлыгына чиксез рәхмәтле. Сүзегездә торасыз икән, тәрәзәләрем тузды, аларны яңартуда бу-лышмассызмы, дип үтенде ул. Татьяна Воропаева һәр үтенечне игътибар белән тыңлап, аларның беришләрен урында хәл итте, беришләрен контрольгә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International