Район җитәкчелеге предприятие-оешмалары таркалган, Зәйгә башка төбәктән кайтып урнашкан сугыш һәм тыл ветераннарын игътибар үзәгендә тота. 6 - 7 майда «Шатлык» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә әлеге категориягә керүче 400гә якын сугыш һәм тыл ветераны өчен бәйрәм оештырылды.
Автоклуб хезмәткәрләре язгы чәчү белән мәшгуль механизаторларны ял иттерергә дә вакыт таба. Алар күптән түгел "Зәй шикәре" агрофирмасының "Заман", "Зәй" агрофирмасының "Алга" һәм "Шепкә-Нур" бүлекчәләре механизаторлары алдында чыгыш ясады.
Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп өч мәсьәлә тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды.
Безгә җиңү яулаган буынның кабатланмас батырлыгын, сугышта һәлак булганнарны, арабызда яшәүче ветераннарны зур хөрмәт белән искә алабыз, күпмилләтле халкыбызның бердәмлегенә сокланабыз, Бөек Җиңүнең нинди зур мәгънәгә ия булуын торган саен ныграк аңлыйбыз.
Янгын сагы хезмәте көнендә Россия күләмендә барлык мәктәпләрдә Тормыш иминлеге нигезләре дигән темага ачык дәресләр үтте. Ул гражданнар оборонасы һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тормыш иминлеге нигезләре дәресенең социаль мәгънәсен күтәрү, яшь буынга куркынычсызлык культурасын сеңдерү, укучыларның алган белемнәрен төрле шартларда гамәлдә сынап карау, коткаручы һөнәрен пропагандалау, хәрби хезмәткә әзерләү максатын күздә тотып оештырылды.
Шәфкатьлелек елы кысаларында «Алтынчәч» бакчасы хезмәткәрләре һәм балалары "Эшләнмәләр ярминкәсе" дигән акция уздырды. Әти-әниләр, хезмәткәрләр бик теләп үз куллары белән эшләнгән әйберләр, киемнәр, уенчыклар алып килде.
Халыкара ядкәрләр һәм тарихи урыннар көне Казанда “Идел һәм Урал буе тарихи-мәдәни мирасы” регионының туристлык өлкәсе үсеше потенциалы” дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уздыру белән башланды. Конференция кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары арасында мәдәни объектларны саклау, популярлаштыру проблемаларын яктырту буенча “Мирас” республика конкурсына нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде.