Изге эшкә өлеш керттек

2013 елның 29 апреле, дүшәмбе

Шәфкатьлелек елы кысаларында «Алтынчәч» бакчасы хезмәткәрләре һәм балалары "Эшләнмәләр ярминкәсе" дигән акция уздырды. Әти-әниләр, хезмәткәрләр бик теләп үз куллары белән эшләнгән әйберләр, киемнәр, уенчыклар алып килде. Беренче кат фойесында күргәзмә-сату оештырылды. Барлык сатылган әйберләр һәм бәяләр протоколга кертелде, тиешле документлар белән беркетелде. Җыелган акчаны әти-әниләр, хезмәткәрләр белән киңәшләшеп, социаль тернәкләндерү бүлегенә тапшырырга булдык. 22 апрельдә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Рания Вахитовна һәм Гөлназ Рәшитовна белән, концерт номерлары әзерләп, җыелган керемне һәм күргәзмәдән калган уенчыклар, киемнәрне халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенә тапшырып кайтты. Балалар дәвалау үзәгендә ял итүче әби-бабайларга җырлар, биюләр бүләк итте. Ә бүлек мөдире Венера Гизаровна дәвалау үзәге буенча экскурсия үткәрде. Балалар һәм өлкәннәр бер-берсе белән аралашудан бик канәгать калды. Ярминкәдән җыелган акча (барлыгы 1500 сум) инвалид балаларның буыннарын коррекцияләү өчен "Атлант" пневмокостюмы алуга тотылачак. Изге эштә катнашуыбыз белән без бик бәхетле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International