1945 елның 9 маенда яуланган Җиңү көне - бөтенкешелекдөньясы бәйрәме. Шатлыклы да, моңсу да булган Җиңү көне сугыштан соңгы барлык буыннар күңелендә, һәйкәлләрдә, урамнарыбызның һәм мәйданнарыбызның исемнәрендә мәңгеләштерелә. Кансыз һәм мәкерле дошманны җиңү гаять зур корбаннар бәрабәренә ирешелде. Татарстаннан - җиде йөз меңнән артык, Зәйдән 11600 кеше, кулларына корал алып, газиз Ватанны һәм бөтен дөньяны фашизмнан саклау өчен сугышка китте. Аяныч, аларның яртысы диярлек туган җиренә кире әйләнеп кайтмады.
Карамалыларга бүләк
Шәһәр мәдәният йорты үзешчәннәре Карамалы клубында «Язгы моңнар» дип исемләнгән концерт күрсәтте. Авыл халкы үзешчәннәр, «Вдохновение» хореографик коллективы чыгышларын алкышларга күмде, мондый очрашуларның дәвамлы булуын теләде.
Ветераннар янында
Автоклуб хезмәткәрләре сугыш һәм тыл ветераннарын даими игътибар үзәгендә тота. Бу көннәрдә алар Югары Мәлемдә яшәүче сугыш ветераны Гамир Хәбриев, Куш-Елгада - Хәсәнша Мазаргалин, шәһәрдә - Порфирий Емельянов, Куш-Елгада яшәүче тыл ветераны Әкълимә Юнысованы өйләренә барып, бәйрәм белән котлады, хәл-әхвәлен белеште.
Ветераннарыбыз -Казанда
8 майда Камал театрында республиканың сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләделәр. Район башлыгы Татьяна Воропаева сугыш, тыл ветераннары, концлагерьларда һәм тоткынлыкта булган бер төркем делегация белән бәйрәм уңаеннан оештырылган тантанада катнашып, котлаулар кабул итте.