Бергәләп туплыйк!

2013 елның 7 мае, сишәмбе

Безгә җиңү яулаган буынның кабатланмас батырлыгын, сугышта һәлак булганнарны, арабызда яшәүче ветераннарны зур хөрмәт белән искә алабыз, күпмилләтле халкыбызның бердәмлегенә сокланабыз, Бөек Җиңүнең нинди зур мәгънәгә ия булуын торган саен ныграк аңлыйбыз.
Бөек Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан район Советы һәм башкарма комитет "Без сезне онытмыйбыз, батырлыгыгыз алдында баш иябез" дигән акция игълан итте. Аның максаты - илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләрнең истәлеген мәңгеләштерү. Моның өчен, хөрмәтле зәйлеләр, сездән туганнарыгызның фронт белән бәйле фотосурәтләрен, хатларын zainsk.pobeda@tatar.ru электрон адресына җибәрүегез сорала. Җыелган материаллардан район сайтында (http://zainsk.tatarstan.ru) Икенче Бөтендөнья сугышында катнашкан якташларыбыз турында махсус бүлек булдырыла.
Белешмәләр өчен телефоннар: 7-08-29, 3-27-76.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International