ТИБРӘТТЕ УЛ КҮҢЕЛ КЫЛЛАРЫН

2013 елның 8 мае, чәршәмбе

Гармун, гармун, гармуннарның алтын-көмеш телләре, дип җырларга ярата халкыбыз. Зәйдә инде унбер ел дәвамында күркәм традиция булып 1 Май бәйрәмендә үткәрелүче «Уйнагыз, гармуннар!» фестивален нәкъ менә шушы дәртле җыр белән ачып җибәрү дә аңа үзгә бер мәгънә өстәде. Җыр бу моңлы уен коралын сайратучыларның күңел кичерешләрен ача кебек. Чөнки гармун, ничә дистә еллар дәвамында күп кенә милләт халкының уртак уен коралына әйләнеп, һәр бәйрәмнең күркенә әйләнә бара.

Ул шатланганда күңел күтәренкелеген уртаклашучы да сагышланганда күңел юатучы да булып тора. Гармуннар мәхәббәт хисләрен аңлатырга да, яу кырында дошманнарны җиңүгә өндәргә дә, арган тәнгә ял бирергә дә ярдәм итә.

Гармун моңы райондашларыбызны «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданга тартып китергәндәй җәлеп итте. Төрле милләт халкының уртак бәйрәменә әйләнгән «Уйнагыз, гармуннар!» фестивален табигать тә хуплагандай, җылы кояш нурлары белән бизәде. Һәркемнең йөзендә күтәренке бәйрәм рухы чагылды. Быелгы фестивальне мәдәният идарәсе белгечләре аеруча җылы, җанлы итеп оештырды. Мәйданга килгән халык шәһәр һәм авыллардан җыелган төрле яшьтәге 30дан артык гармунчыны мул алкышлар белән каршылады. Араларында җитмешенче дистәне түгәрәкләп килүчеләр дә, аларга алмашка килүче яшьләрнең дә күп булуы сөендерде. Ә иң яшь гармунчы музыка мәктәбенең гармунчылар ансамблендә шөгыльләнүче 8 яшьлек Вениамин Тукмачев иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International