Үзеңне сакларга өйрәнү - иң мөһим фән

2013 елның 7 мае, сишәмбе

Янгын сагы хезмәте көнендә Россия күләмендә барлык мәктәпләрдә Тормыш иминлеге нигезләре дигән темага ачык дәресләр үтте. Ул гражданнар оборонасы һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тормыш иминлеге нигезләре дәресенең социаль мәгънәсен күтәрү, яшь буынга куркынычсызлык культурасын сеңдерү, укучыларның алган белемнәрен төрле шартларда гамәлдә сынап карау, коткаручы һөнәрен пропагандалау, хәрби хезмәткә әзерләү максатын күздә тотып оештырылды.
6нчы мәктәптә узган өйрәнүләргә янгын сүндерү техникасы, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бригадасы, кече сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртү буенча гражданнар оборонасы хезмәткәрләре килде. Иң элек төрле сыйныфларда куркыны-чысызлык темасына дәресләр үтте. Кечкенәләр шушы темага мультфильм карады. Соңыннан укучылар викторина сорауларына җавап бирде.
- Без җәйге каникуллар якынлашу уңаеннан балаларга сулыкларда үзеңне дөрес тоту, бары коткару җайланмалары белән җиһазландырылган урыннарда гына су коену мөһимлеген аңлаттык, төрле хәлләргә юлыкканда гомерне саклау калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге күрсәтелде. Быел ике урында сулыклар тирәсен тиешле коткару җайланмалары белән җиһазландырырга исәплибез. Викторина вакытында балаларның җиһазлардан ничек файдаланырга кирәклеген яхшы төшенүен аңладык, - ди кече күләмле судноларны теркәү буенча дәүләт инспекторы Валентин Атласов.
Укучыларга суга батучыны коткару алымнары күрсәтелде. 88нче янгын сүндерү хезмәте инспекторлары исә янгын хезмәте, техникадан дөрес файдалану, янгын чыкканда нәрсә эшләргә һәм тиз арада кая шалтыратырга кирәклеген сөйләде. Дәресне дәвам итеп, укучылар һаваның химик зарарлануы килеп чыкканда, махсус саклык комплектларын киеп хәрәкәт итү буенча эстафетада көч сынашты. Барлык чараларга мәктәпнең 1026 укучысы җәлеп ителде.
- Мондый өйрәнүләр безгә тормыш иминлеге нигезләре дәресендә алган белемнәрне сынап карау, коткаручы һөнәре турында тагын да тирәнрәк белү мөмкинлеге бирә, - ди VIII "а" кадет сыйныфында укучы Леонид Ширяев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International