Район җитәкчелеге предприятие-оешмалары таркалган, Зәйгә башка төбәктән кайтып урнашкан сугыш һәм тыл ветераннарын игътибар үзәгендә тота. 6 - 7 майда «Шатлык» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә әлеге категориягә керүче 400гә якын сугыш һәм тыл ветераны өчен бәйрәм оештырылды.
Биниһая зур көч куеп һәм югалтулар бәрабәренә азатлык яулаган әлеге буын һәртөрле игътибар, хөрмәтләүгә лаек. Бу буынның бөтен уе, өмете, бары бер максатка - җиңү яулауга юнәлде. Фронттагылар-ның каһарманлыгы, тылда-гыларның хезмәт батырлыгы онытылырлыкмы соң?!. Чәй табыны артында ветераннар хатирәләр яңартты, аралашты, күңел ачты. Алар-ның һәрберсе җанлы тарих, аларны хәтер берләштерә. Күкрәген орден медальләр бизәгән шәһәрдәшебез Илья Пайгильдин - иң хөрмәтле кунак, ул Япония сугышында катнашкан. Сугыштан соң да хезмәт итүен дәвам иткән. Фронтка киткән көннән 8 ел узгач кына туган авылым Канашка кайттым, ди ветеран. Тимер-бетон корылмалар заводында 30 елдан артык хезмәт куйган.
Тамара Атласова 19441946 елларда Казанда 448нче авиация заводында кизү тора. Яңа Федоровка авылыннан (хәзер ул авыл юк инде) без ике кызны әлеге заводка озаттылар, дип искә ала Тамара Федоровна. Аңа кадәр кызлар колхозда җигелеп эшли. Ул буын кешеләре сугыш һәм аннан соңгы елларда да тырыш хезмәт куя. Сугыш елларында без - яшүсмерләргә җигелеп эшләргә туры килде, ди Иске Зәй бистәсеннән Әнвәр Ибраһимов. 50-60нчы елларда ул ГРЭС, шәһәрне, Зәй базасын, төрле социаль объектларны төзүдә катнаша, "ТЭЦ-1"дә бригадир булып 45 ел эшли. Тырыш, намуслы хезмәте өчен орден-медальләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнә, еш республика партия конференцияләренә делегат итеп сайлана.
-Хәзер шәһәр, ГРЭСка карыйм да ничек шулай эшли алдык микән, дип гаҗәпкә калам. Яшь чак - куәтле, дәртле чак, дип юкка әйтмиләр икән. Элекке эш урыны бетү борчый мине. Ярый әле район җитәкчелеге безне онытмый, очраштыра, күңелебезне күрә, - ди Әнвәр ага.
Ветераннарны бәйрәм белән котларга район башлыгы Татьяна Воропаева килде. Аның белән очрашу, җылы сүзләрдән өлкәннәр канәгать калды. Бу көннәрдә ветераннар хөрмәтенә мәдәният идарәсе каршында эшләүче концерт төркеме үзешчәннәре аларның яшьлек чоры җырларын башкарды. Бер күрешү үзе бер гомер бит.