Яшьләр идарәсе соңгы елларда авыл яшьләре белән эшләүгә зур игътибар бирә. Агымдагы елда да идарә тарафыннан язгы кыр эшләрендә һәм урып-җыюда катнашучы яшьләр экипажлары игътибарда булачак. Район басуларында бүген 70 яшь механизатор хезмәт куя, араларында политехник колледж студентлары да бар.
"Язгы игелек атнасы" кысаларында туган як тарихын өйрәнү музеенда "мефро уилз Руссиа - Зәй заводы" ҖЧШ пенсионерлары өчен экскурсия оештырылды.