Универсиада утын Зәй 24 июньдә кабул итә

2013 елның 7 мае, сишәмбе

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп өч мәсьәлә тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды.

Агымдагы елның беренче кварталында муниципаль район юлларында хәл торышы турында ЮХИ-ДИ бүлеге башлыгы Вадим Васильев чыгыш ясады.

Ел башыннан шәһәр-район юлларында юл-транс-порт һәлакәтләренең 12 очрагы теркәлеп, аларда 17 кеше төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алган, үлүчеләр юк. Аварияләрнең 66,7 проценты машина йөртүчеләр гаебе белән булган. Яздан башлап юлларда мопед (скутер) һәм велосипедта йөрүчеләр саны арта. Әлеге уңайдан исегезгә төшерәбез: машина йөри торган юлларда велосипед белән -14, мопед (скутер) белән 16 яшьтән генә йөрү рөхсәт ителә.

Муниципаль районда коррупцион гамәлләрне булдырмау буенча кисәтү эше турында район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча урынбасары Валентина Мещанова сөйләде. Ул чыгышында бу юнәлештә алып барылучы барлык төр эшчәнлекне анализлады.

Кышкы спорт сезоны нәтиҗәләре һәм язгы-җәйге сезонга әзерлек барышы турында физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Петр Уразай-кин бәян итте. Ул чыгышында кышкы чорда шәһәр-районда күптөрле ярышлар уздырылуын, гомумән, кышкы спорт сезонының уңышлы булуын билгеләп үтте. Хәзерге вакытта җәйге спорт сезонына әзерлек бара. Җәен "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда һәр шимбәдә иртәнге гимнастика үткәреләчәк. Май-июньдә "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында футбол ярышлары узачак, традицион җиңел атлетика ярышлары оештырылачак. 24 июньдә муниципаль район аша Универсиада уты эстафетасы узачак.

Киңәшмәдә контрольдә торучы мәсьәләләр буенча җаваплы затлар хисап бирде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов җәйге чорда бакчачылык ширкәтләренә автобус маршруты оештыру турында чыгыш ясады. "Алмалык" бакчачылык ширкәтенә автобуслар 28 апрельдән 29 сентябрьгә кадәр атнага дүрт мәртәбә (сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе) йөриячәк.

Санитар-экологик икеайлык чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында янгын күзәтче-леге бүлеге башлыгы Ильмир Шәяхмәтов сөйләде.

Киңәшмә ахырында Роберт Халитов узган атнада үткәрелгән чараларга тукталды, бу атнада узачак төп чаралар белән таныштырды, хәл итәсе мәсьәләләр буенча бурычлар куйды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International