Яраткан эш шатлык китерә

2013 елның 29 апреле, дүшәмбе

Халыкара ядкәрләр һәм тарихи урыннар көне Казанда “Идел һәм Урал буе тарихи-мәдәни мирасы” регионының туристлык өлкәсе үсеше потенциалы” дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уздыру белән башланды. Конференция кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары арасында мәдәни объектларны саклау, популярлаштыру проблемаларын яктырту буенча “Мирас” республика конкурсына нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. Конкурсны ТР Мәдәният министрлыгы белән ТР Мәдәни мирасны саклау үзәге оештырды. Аңа 300гә якын эш тәкъдим ителгән иде. Республика журнал-басмалары бу теманы максатчан яктыртты.
Үткәнне халык хәтеренә кайтару, мәдәни объектларны саклаудагы проблемаларны күтәрү – бүгенге вәзгыять. Шунысы игътибарга лаек, газетабызның бүлек мөдире Рәзимә Кашапова “Мирас” конкурсында катнашып, “Татарстанда тарихи мирасны саклау” номинациясендә III урынга лаек булды. Хезмәттәшебезне әлеге җиңүе белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International