Сәвәләй авылында гомер кичерүче Екатерина Егоровна Бутяева Җиңүнең 68 еллыгын тугызынчы дистәсен түгәрәкләп каршы алды.
Түбән очта Петровлар гаиләсендә чәчү эшләре башланган чорда бишенче бала булып дөньяга аваз салган кыз сугыш башланганда 18 яшен генә тутыра. 7 класс белемле Екатерина берничә яшьтәше белән Казанның авиация заводына эшкә җибәрелә. Әлбәттә, яшь кызга ир-атлар башкара торган эш бик җиңел бирелми. Шулай да алар буыны, тылның хатын-кызлар җилкәсендә булуын аңлап, авырлыкларга түзә. Соңрак авыл хуҗалыгына эшче куллар кирәк булу сәбәпле, берничә кыз Казаннан җәяүләп Сәвәләйгә кайта. Туган җир кырлары кызларны колач җәеп каршы ала дисәк тә, ялгыш булмас. Ир-егетләр фронтка китеп беткәннән соң басуларда төп эш шушы кызлар җилкәсенә төшә.
- Казаннан кайтуга, безне Бөгелмәгә тракторчылар әзерләү курсларына укырга җибәрделәр. Чөнки "тимер ат"ларны иярләрдәй кеше калмаган иде авылда. Яшьлек дәрте белән комбайнга утырып, урып-җыю эшләрен башкаруны тиз үзләштердек. Ул вакытта «Коммунар» дип аталган комбайннар иде. Шулар белән иген басуларын иңләвем әле дә булса төшләремә керә, - ди Екатерина Егоровна.
Ирләр эшен башкару 1944 елда Филипп сугыштан яраланып кайтып өйләнешкәч, бераз кими төшә. Шулай да алар кыр эшләреннән иртә яздан кара көзгәчә кайтып керми. 1945 елның 9 мае -Җиңү көнен дә алар чәчү барган чорда кырда радио аша ишетә. Шатлыгыбызның иге-чиге булмады, ниһаять, фронт өчен дип түгел, илебезнең матур киләчәге, гаиләләребезнең бөтенлеге өчен яши башлыйбыз дип куандык, ди Екатерина апа.
Чыннан да, тыныч тормыш тырыш гаиләгә үз куышын булдырып, тату гомер кичерү мөмкинлеге бирә. Тормыш иптәше белән алар үзләре булдырган яңа йортта 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген Филиппы янәшәсендә булмау бераз моңсурак булса да, Екатерина Егоровна үзе өчен җан атып торучы балалары ка-дер-хөрмәтендә яшәвенә куанып бетә алмый. Әнә олы улы Михаил Түбән Новгородтан әнисен 90 яшьлек юбилее белән котларга кайтып төшкән. Анна, Пелагея, Александра, Алексей, Сергей гаиләләре белән, хәтта инде үз оныклары белән җыелганнар герой ана янына. Барысы да җыелып бетсә, 44 була балаларым, дип елмая зиһенле әби. Чөнки инде аның 13 оныгы, 15 оныкчыгы бар. Төпчек килене Евдокия Ильинична әйтүенчә, Екатерина апа, һаман да мин олы дип, түр башында гына утырып тормый, бакча тирәсендә, тавыклар арасында кайнаша. 29 сутый бакчаны утырту, уңышын җыю балалар тарафыннан башкарылса да, көн дә бакчага чыгып бер чүп үләне йолкымаса, тынычланмый гомер буе хезмәт белән яшәгән тыл ветераны. Район, республика яңалыкларыннан да читтә калмый Евдокия Егоровна: лупа ярдәмендә газеталарны укып бара.
90 яшьлек юбилее уңаеннан район җитәкчелеге исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Клара Габидуллина, авыл җирлеге башлыгы Валерий Маркелов котлавын Евдокия Бутяева сөенеп, үзенә олы хөрмәт күрсәтүләреннән канәгать булып кабул итте. Россия Президенты котлау хатын алу да зур бүләк булды аңа.
- Без - өлкән кешеләргә карата ихтирам күрсәтү йөрәккә шифа булып ята. Бүгенге рәхәт тормышны күрүем белән дә бәхетле саныйм үземне. Ходай биргән сәламәтлек аркасында оныкларымның балаларын да күрергә насыйп булды, - ди ул.