Балалар музыка мәктәбендә II гитара музыкасы фестивале уздырылды. Анда балалар иҗат йорты, балалар сәнгать, музыка мәктәпләре укучылары һәм укытучылары, «Веста», «Ювента», «Виктория» ансамбльләре, «Дилайт» дуэты катнашты.
15 майда республика район-шәһәр мәктәпләрендә Универсиада дәресләре узды. Ул һәр мәктәптә үзгә, мавыктыргыч оештырылды. Татар гимназиясендә бу көнне дәресләр башланганчы әлеге җәһәттән сыйныф сәгатьләре үтте.
«Татнефть» ААҖ нефть һәм газ табу комплекслары урнашкан районнарга даими социаль ярдәм күрсәтә.
2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья җәйге Универсиадасы 18 нче Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты”Алтын каләм” фестиваленең төп темасына әверелде.