Шәһәр балалар музыка мәктәбендә "Миһербанлылык юлыннан" дип аталган хисап концерты үтте. Балалар биредә алган белемнәрен төрле жанрларда чагылдырды. Агымдагы уку елында музыка мәктәбе шәкертләре 24 халыкара, республи-какүләм, төбәк бәйгеләрендә катнашып, 2 гран-при, 17 беренче, 40 икенче, 31 өченче урын яулауга иреште, 24 мәртәбә дипломант булдылар. Май аенда алар Казан, Туапсе, Алабуга шәһәрләрендә үтәчәк бәйгеләрдә катнашырга җыена.