Махсус премияләр тапшырылды

2013 елның 15 мае, чәршәмбе
Яшь буынның белемгә омтылышын стимуллаштыру, актив яшәү рәвеше алып баручы укучыларны үрнәк итеп күрсәтү, талантлы балаларны күтәрү максатында районда күркәм традиция яши. Ел саен май аенда район башлыгы Татьяна Воропаева дүшәмбе киңәшмәсендә Бөтенроссия фән олимпиадаларының республика турында призлы урын яулаган укучыларны, аларның әти-әниләрен һәм нәтиҗәле эшләүче укытучыларны тәбрикли. Бу беркадәр мәгариф өлкәсендәге еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясау да булып тора.
Агымдагы уку елында Бөтенроссия фән олимпиадаларының республика турында IX-XI сыйныфлар арасында төрле фәннәр буенча барлыгы 13 призлы урын яуланды. Аларның ияләре: Юлия Слободина (1 мәктәп, IX сыйныф), Артем Борзов, Ринат Ибраһимов (2, XI ), Анна Батаева, Никита Кузнецов, (3, X), Владимир Кондратенко, Дмитрий Лисов (4, X), Алексей Стюхин (4,XI), Алинә Мифта-хова (гимназия, X), Талия Нуриәхмәтова, Резеда Хәкимуллина (гимназия, IX), Лилия Гав-рилова ( Кадер мәктәбе, XI). Тантаналы чарада район башлыгы аларга, әлеге укучыларга белем бирүче укытучыларга, кече академия педагогларына акчалата премия өчен сертификатлар тапшырды. Балаларын һәрьяктан үрнәк итеп тәрбияләүче ата-ана-ларга Рәхмәт хатлары бирелде. Ә араларыннан 2 мәктәпнең XI сыйныф укучысы Артем Борзов инде берничә ел рәттән олимпиадаларда нәтиҗәле катнашуы, төрле мәдәни чараларда, җәмәгать эшләрендә башлап йөрүе өчен район башлыгының Ринат Фәрдиев исемендәге 30 мең сумлык премиясенә лаек булды. Артем - районда әлеге премияне алучы дүртенче укучы.
- Быел мәктәп тәмамлаучы призерларга алга таба да районыбыз данын үз уңышлары белән күтәрүләрен, ә югары сыйныфларда укучыларның киләсе елларда да уңышлы сынаулар үтүен телибез. Киләчәгебез - белемле яшьләр кулында. Моның өчен үз өлешен кертүче укытучыларга да, әти- әниләргә дә зур рәхмәт, - диде Татьяна Воропаева, тантанага чакырылучыларга мөрәҗәгать итеп.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International