Зәй Җиңүгә зур өлеш кертте
1945 елның 9 маенда яуланган Җиңү көне - бөтенкешелекдөньясы бәйрәме. Шатлыклы да, моңсу да булган Җиңү көне сугыштан соңгы барлык буыннар күңелендә, һәйкәлләрдә, урамнарыбызның һәм мәйданнарыбызның исемнәрендә мәңгеләштерелә. Кансыз һәм мәкерле дошманны җиңү гаять зур корбаннар бәрабәренә ирешелде. Татарстаннан - җиде йөз меңнән артык, Зәйдән 11600 кеше, кулларына корал алып, газиз Ватанны һәм бөтен дөньяны фашизмнан саклау өчен сугышка китте. Аяныч, аларның яртысы диярлек туган җиренә кире әйләнеп кайтмады.
Районнан сугышка 154кызмобилизацияләнә. 1942 елның июлендә, үз теләкләре белән фронтка җибәрүләрен сорап, хәрби комиссариатка килгәннәр арасында Нина Королева, Екатерина Писарева (Бородина), Надежда Шаронова, Зоя Лобкова(Иванцова), Анна Моисеева да була. Кызлар 1нче Белоруссия фронтының 473нче хирургия күчмә госпиталенә билгеләнә. Сугышчан юлларын Тула шәһәреннән башлап Берлинга кадәр барып җитәләр. Сугышта батырлыклар күрсәткән Григорий Ларионов, Николай Майков, Александр Васильевлар зәйлеләр хәтерендә мәңге җуелмас. Җиңүчеләр турында якты хатирә мәңгелеккә шәһәр һәм авыл атамаларында, һәйкәлләрдә, музей экспонатларында саклана. Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезле-гехакына башын салган, госпитальләрдә, заводларда һәм колхоз кырларында хезмәт куйган, фашист төрмәләрендә җәзаланган, мохтаҗлыктан, ачлыктан, авыр яралардан вафат булганнарны хөрмәт белән искә алабыз.
Зәйлеләрнең җиңү таңын якынайтуда өлеше гаять зур. Бөек Ватан сугышы елларында Зәй районы хезмәт ияләре танк колоннасы һәм самолетлар эскадрильясы төзүгә 3,5 миллион сум акча, колхозлар, фашистлардан азат ителгән хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү буенча башлангычларны хуплап, 1942 елда шактый күләмдә сум акча, 40 баш терлек һәм шактый күләмдә чәчү орлыгы җыя. 1941 елда танклар төзүгә исә районнан 140 мең сум акча һәм 600 мең сум дәүләт заемы облигацияләре җыела. Әлеге беренче взнослар 1942 едца берничә тапкыр арта. Сугышның беренче көннәрендә Зәй районы эшчеләре һәм хезмәткәрләре оборона фондына бертавыштан бер-ике көнлек эш хакын күчерә. Бу турыда язып бетерерлек кенә түгел. Уртак, зур тырышлык белән яуланган җиңү ул.
Еллар үткән саен шомлы чордан ерагая барабыз, исән сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә кадер-хөрмәт күрсәтү -бүгенге вазгыять. TP Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, җиңү алып килгән өлкәннәрнең тормышы алар кылган батырлыкка тиң булырга тиеш. Россия Хөкүмәте, Президент һәм район җитәкчелеге ярдәме белән районда 336 сугыш ветераны торак шартларын яхшыртты. Гомумән, ветераннарны иҗтимагый тормышта актив катнашуга юнәлдерелгән эзлекле курс тормышка ашырыла.