Икеләтә бәйрәм

2013 елның 15 мае, чәршәмбе
2013 елның 9 мае Түбән Лоҗы авылы халкы өчен Җиңүнең 68 еллыгы гына түгел, тагын ветераннар хөрмәтенә һәйкәл ачылган ел буларак та истә калачак.
Түбән Лоҗы авылыннан 117 кеше сугышка китә, шуларның 54енә генә туган авылга кире әйләнеп кайтарга насыйп була. Җиңү бәйрәме уңаеннан сугышта һәлак булган батырларның истәлеген мәңгеләштерү, үзебезнең арада яшәүче ветераннарга кадер-хөрмәт күрсәтү йөзеннән, Түбән Лоҗы авылында бер күркәм гамәл кылынды - ветераннар хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Моннан 68 ел элек Җиңү язын алып килгән ветераннарыбызга олы бүләк ясаучылар, авылдашлары турында кайгыртып һәйкәл салучылар - Сәйдәш Риф улы Якупов һәм Дамир Исмәгыйль улы Гыйбадуллин. Аларның икесенә дә Татьяна Васильевна Воропаеваның Рәхмәт хатларын авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Нургата улы Галиәхмәтов тапшырды. Җирле үзидарә башлыгы Рашат Саматов та рәхмәт сүзләре әйтеп, үз бүләкләрен бирде. Бөек бәйрәмгә туры китереп, авыл халкына шундый зур бүләк әзерләүче егетләргә авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзен мәдәният ветераны Сәлимә ханым Вәлиева җиткерде.
Бәйрәмне Югары Лоҗы мәктәбе укытучылары оештырган бәйрәм концерты дәвам итте. Балалар Бөек Ватан сугышы, Җиңү турында бик матур итеп шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады. Ерак юлларны якын итеп кайткан Газинур Маликов җырлары бәйрәмгә яңа ямь өстәде. Фатихов Әүхәди абый башкарган җырлар да авыл халкына бик ошады.
Карман мәчете имам-хатыйбы Әхмәтшин Айрат Халит улы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар, авыл әрвахлары рухына дога кылды.
Азатлык өчен сугышта башларын салган солдатларны искә алу хөрмәтенә бер минут тынлыктан соң, авыл халкы һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Бу һәйкәл сугышның афәтле булуын кисәтеп, илебезнең тынычлыгы хакына башын салган ир-егетләребез истәлеген мәңге данлап торыр дип ышанасы килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International