Фольклор коллективлар арасында республика күләмендә "Шома бас" дип аталган этнографик, татар биюләре бәйге смотры үткәрелде. Йомгаклау турында катнашу өчен районыбызның "Сәвәләй" фольклор керәшен ансамбле дә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына чакырылган иде. 23 иҗат коллективы арасында сәвәләйлеләр III дәрәҗә дипломга лаек булды.