Югары Лоҗыда - җиңү паркы

2013 елның 15 мае, чәршәмбе
Бөек Җиңү көне - илебез, күпмилләтле халкыбыз һәм һәр гаилә язмышында әһәмиятле вакыйга. Ул бездән ерагайса да, киң билгеләп үтелә. Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел. Югары Лоҗы мәктәбе укытучылар һәм укучылар коллективы бәйрәм уңаеннан Җиңү паркы булдырды. Алар Карамалы питомнигыннан 68 төп тополь агачы алып кайтып утыртты.
Һәркемнең әлеге паркка үз өлешен кертәсе килде: кемдер чокыр казыды, кемдер су ташып, сибеп торды. Бу аңлашыла, шанлы сугыш бер гаиләне дә читләтеп узмады. Кемдер бабасын, әтисен, туганын югалтты. Җиңү паркында үз агачыбыз булачак, дип сөенеште малайлар-кызлар.
Югары һәм Түбән Лоҗыдан сугышка 287 ир-егет китеп, шуларның яртысы яу кырларында башларын сала. Бүгенге көндә Югары Лоҗыда бер сугыш ветераны -Бәгъдәнур Кадыйров кына яши.
Җиңү паркы сугышта үлгәннәр, фронт һәм тылдагылар каһарманлыгы истәлеге булачак. Парк - буыннар чылбыры өзелмәүнең ачык гәүдәләнеше. Игелекле эшләр алга таба да дәвамлы булсын: агачлар корымыйча, үсеп китсен. Ә аларның үсеп, авылны бизәве халыктан тора. Игътибарлы булсак иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International