ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2013 ел
чәршәмбе
«Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда «Яшь әниләр» клубы әгъзалары өчен мастер-класс күрсәтелде. Яшьләр эшләре идарәсе аны «ЭКО-әни» проектын тормышка ашыру йөзеннән оештырды. Яшь әниләргә кул астындагы әйберләрдән уенчыклар, шардан чәчәкләр ясарга өйрәтелде.
Соңгы елларда шәһәрне яшелләндерүгә зур игътибар бирелә. "Горзеленхоз" ҖЧШ теплицаларында быел да 26 төрдә чәчәк үстерелде. Беренче үсентеләр 9 майга кадәр Җиңү бульварына күчереп утыртылды. Аннан аларны шәһәр урамнары, газоннарга, Иске Зәй һәм Яңа шәһәр юл боҗраларына утырту башланды.
Язгы кыр эшләре тәмамланды, чәчү дым бар чакта оптималь срокларда башкарылды. Район басуларында көзге культуралар торышы аеруча яхшы. Сабан культуралары да (алар 50,5 мең гектар мәйдан били) яхшы тишелде. Шуның 17,1 мең гектары - бодай, 12,4 меңе - арпа, 450се - солы, 500е -борчак. 8700 гектар мәйдан биләгән шикәр чөгендере дә тишелеп килә.

27
май, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген 6нчы мәктәптә урнашкан пунктта 255 зәйле рус теленнән беренче бердәм дәүләт имтиханын тапшыра. Шуларның 240ы – быел мәктәп тәмамлаучылар.

Сарсаз-Баграж авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл 2010 елда мәдәният йорты каршына күчерелде. Иркен урын, юл өсте, авылыбызның иң җанлы урыны. Мәктәп укучылары һәм укытучылары һәйкәл тирәсен койма белән әйләндереп алды. Материалны да мәктәптән күчерделәр. Билгеле, койма бик искерде, шулай да ул ел саен төзәтелеп, агартылып тора.
Бу көннәрдә шәһәр-районның X сыйныфын һәм политехник колледжның беренче курсын тәмамлаучы егетләр биш көнлек укыту-кыр җыеннарында хәрби хезмәткә әзерлек үтәләр. Өйрәнүләрнең өч көнендә егетләр үзләре укыган мәктәпләрдә күнекмәләр алса, ике көндә, Сарсаз-Баграж мәктәбендә тупланып, хәрби хезмәткә якынай-тылган шартларда тиешле программаны үзләштерә.

Хәрби хезмәткә алу буенча язгы чакырылыш дәвам итә. Бүгенге көндә шәһәр-районның 15 егете Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә китте. Хәрби комиссар Айрат Әгьләмҗанов әйтүенчә, аларның барысы да хезмәткә теләп киткәннәр. Быелгы чакырылышта беренче булып киткән егетләр - Казанда, икенчесе - Татарстаннан ерак булмаган төбәкләрдә хезмәт итә башласа, 22 майда китүчеләр Ерак Көнчыгышка юл алган.

20 майда спорт-савыктыру үзәгендә быел хезмәткә чакырылучы егетләр командалары арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча төбәк ярышлары узды. Анда күрше-тирә шәһәр һәм районнардан 9 команда катнашты. Егетләр гер күтәрү, автомат сүтүҗыю, турникта күтәрелү, йөгерү, пневматик коралдан ату һәм башка төр ярышларда чыгыш ясады.

24
май, 2013 ел
җомга

Уенчыкларсыз балачак балачакмыни?! Бу көннәрдә район-шәһәр балалар бакчаларында нәниләр өчен зур сөенеч: бакчаларга уенчыклар тапшырыла. Әлеге игелекле гамәл "Сабыйларга җылылык һәм уңайлыклар бүләк итик" муниципаль программасы кысаларында Шәфкатьлелек елы уңаеннан оештырыла. Уенчыклар өчен 1 миллион сум акча район бюджетыннан бүленде.

Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында предприятие, оешма, учреждениеләр үзешчәннәренең концертлары башлана. Бу якшәмбедә музыка мәктәбе коллективы чыгыш ясый. Халык өчен күңел ачу чарасы атна саен булачак һәм ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International