Хәбәрләр

2013 елның 29 мае, чәршәмбе

Әниләргә -мастер-класс

«Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда «Яшь әниләр» клубы әгъзалары өчен мастер-класс күрсәтелде. Яшьләр эшләре идарәсе аны «ЭКО-әни» проектын тормышка ашыру йөзеннән оештырды. Яшь әниләргә кул астындагы әйберләрдән уенчыклар, шардан чәчәкләр ясарга өйрәтелде. Алар бер-берсе белән аралашып, фикер алышты, нәниләре белән бергәләп төрле уеннар уйнады, конкурсларда катнашып, үз осталыгын сынады. Ачык һавада үткәрелгән чарадан һәркем күңел күтәренкелеге алып таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International