Традицион "Алтын каләм" республика фестиваленнән яшь каләм тибрәтүчеләр җиңү белән кайтты. Артем Кузнецов "Рус телендә иң яхшы публикация" номинациясендә - II урында, Сирена Иванова "Туристлы Татарстан" номинациясендә бүләкләнде. Яшь каләм тибрәтүчеләргә иҗат мәйданында зур уңышлар юлдаш булсын!
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 23 майга алынган мәгълүматлар буенча, барлыгы 48900 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган. Бу барлык мәйданның - 97 проценты. Рапс һәм кукуруз чәчү дә инде төгәлләнүгә бара.
«Агачлар утырту көне» Бөтенроссия акциясендә зәйлеләр дә актив катнашты. Аның кысаларында Карамалы урманындагы питомникта 15 мең төп агач утыртылды. Яфраклы һәм ылыслы агачлар моның өчен Саба орлыкчылык үзәгеннән махсус кайтартылды. Яңа технология нигезендә ябык тамыр системасы белән үрчетелүче бу яшь үсентеләрнең тиз арада төпләнеп китү мөмкинлеге зур.
Балалар музыка мәктәбендә II гитара музыкасы фестивале уздырылды. Анда балалар иҗат йорты, балалар сәнгать, музыка мәктәпләре укучылары һәм укытучылары, «Веста», «Ювента», «Виктория» ансамбльләре, «Дилайт» дуэты катнашты.
15 майда республика район-шәһәр мәктәпләрендә Универсиада дәресләре узды. Ул һәр мәктәптә үзгә, мавыктыргыч оештырылды. Татар гимназиясендә бу көнне дәресләр башланганчы әлеге җәһәттән сыйныф сәгатьләре үтте.