Егетләр китә тора

2013 елның 27 мае, дүшәмбе

Хәрби хезмәткә алу буенча язгы чакырылыш дәвам итә. Бүгенге көндә шәһәр-районның 15 егете Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә китте. Хәрби комиссар Айрат Әгьләмҗанов әйтүенчә, аларның барысы да хезмәткә теләп киткәннәр. Быелгы чакырылышта беренче булып киткән егетләр - Казанда, икенчесе - Татарстаннан ерак булмаган төбәкләрдә хезмәт итә башласа, 22 майда китүчеләр Ерак Көнчыгышка юл алган.

Шунысын да әйтик, булачак солдатларны июньдә ике мәртәбә озату планлаштырыла. Алар Зәй белән тыгыз элемтәдә торучы Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәрендәге хәрби частька китәчәк. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда язгы чакырылыш 24 июньдә тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International