Язгы кыр эшләре тәмамланды, чәчү дым бар чакта оптималь срокларда башкарылды. Район басуларында көзге культуралар торышы аеруча яхшы. Сабан культуралары да (алар 50,5 мең гектар мәйдан били) яхшы тишелде. Шуның 17,1 мең гектары - бодай, 12,4 меңе - арпа, 450се - солы, 500е -борчак. 8700 гектар мәйдан биләгән шикәр чөгендере дә тишелеп килә. Басуларга тиешле ашлама кертелде, алар чүп үләннәренә каршы эшкәртелде. Бу эш хәзер бодай басуларында бара. Чөгендер мәйданнары да чүп үләннәренә каршы эшкәртелә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов әйтүенчә, яз салкын килү сәбәпле, үсентеләр тиз генә күтәрелеп китә алмады, ә хәзер яңгыр юк, туфракта дым көннән-көн кими. Көн туса, коры җил исә. Басулар яңгыр көтә. Республиканың күпчелек районнарында яңгырлар явып үтсә дә, бездә әлегә юк. Корылыкның билгеләре күренә башлады сыман. Чәчү белән генә түгел шул, табигать бирмәсә, шифалы яңгырлар булмаса, уңыш куркыныч астына куела.
"Зәй" агрофирмасының "Шепкә-Нур" бүлекчәсе әйдәүче агрономы Габделнур Вәлиев та пошаманда. Сез аны әлеге рәсемдә басу-кырларны карап йөргәндә күрәсез. 2010 ел кабатлана күрмәсен иде, ди ул. Яңгырлар булса, уңыш мул буласы да бит, ди агроном. Бүлекчәдә көзге культуралар 645 гектар мәйдан били. Сабан культураларының 645 гектары - арпа, 600е - бодай, 672се шикәр чөгендере. Чәчүлекләргә ашлама кертелгән, алар корткычлар һәм чүп үләннәренә каршы ике мәртәбә эшкәртелгән. Дым гына кирәк, мул уңышка өмет зур, югыйсә.
Игенченең тырыш хезмәте бушка китмәс, көтелгән яңгырлар булыр дип өметләник.