ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
Узган җомгада "Восток" агрофирмасы Кашкатауда язгы кыр эшләренә йомгак ясады. Анда «Агрокөч-Төркем» АҖ генераль директоры Илдар Гыймадиев, район башлыгы Татьяна Воропаева, бүлекчә җитәкчеләре, механизаторлар катнашты.

 Нәтиҗәле хезмәте өчен Ал. Бистәсе авылы әйдәп баручы китапханәчесе Ираида Константиновна Галанова һәм Сарсаз-Баграж авылы әйдәүче китапханәчесе Клара Алексеевна Фролова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының "Мәдәнияттәге уңышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде.


4
июнь, 2013 ел
сишәмбе

Матур, чиста шәһәр һәркемнең күңеленә хуш килә. Ә аны шул халәттә тотуга үз өлешең керсә, чисталыкка игътибар аеруча арта. Әлеге максатны күздә тотып, шәһәрдә тагын бер үзенчәлекле”Без чиста шәһәр өчен” дигән акция старт алды. Гаилә корып, яңа тормыш башларга җыенучы яшь парлар һәр атнаның сишәмбесендә ЗАГС территориясен тәртипкә китерүдә катнаша.

Яшьләр идарәсе каршында әле агымдагы елның февраль аенда гына оешып эшли башлаган «Гвардия» хәрби-патриотик эзләнү клубы яшь буында патриотик рух тәрбияләүдә инде нәтиҗәле эшләре белән тотылып килә. Клуб хәрби хезмәтне кайнар нокталарда үткән “Сугышчан дуслык” оешмасы егетләре белән тыгыз элемтәдә тора.

3
июнь, 2013 ел
дүшәмбе

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан ат спорты мәктәбендә физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус чара үткәрелде. Анда балалар атлар турында мәгълүмат кына алмады, аларны сыйпады, ашатты, атланып йөреп карады.

Билгеле булганча, 6 июльдә Казанда Универсиада старт ала. Спорт ярышлары белән беррәттән, башкала Универсиада кунакларына көн саен күптөрле мәдәни чаралар да тәкъдим итәчәк.
Укучылар каникулга чыкты. Димәк, ял лагерьлары балаларны кабул итә башлый. Иртәгә мәктәп яны лагерьлары (алар - 22) ишекләрен ача. Аз тәэмин ителгән һәм авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен республика ял лагерьлары һәм шифаханәләргә быел зәйлеләргә 200 юллама бирелер дип көтелә.

1
июнь, 2013 ел
шимбә

Үзәк китапханәдә район-шәһәр китапханәчеләренең чираттагы киңәшмәсе узды. Анда сүз җәйге чорда мәктәп ялы лагерьларында ял итүче малай-кызлар, балалар белән төрле кызыклы чаралар үткәрү турында булды.

Хәбәр иткәнебезчә, шәһәр-район уку йортларында "Мәктәп проектлары"н гамәлгә ашыру бара. Әлеге проектлар һәрберсе үзгә һәм алар нигезендә укучыларны хезмәт белән тәрбияләү ята.

Авыл хуҗалыгында эшне чиратка сала торган түгел: чәчү тәмамланырга да өлгермәде, терлек азыгы әзерләү башланды. Чөнки күпьеллык үләннәрне витаминга бай вакытта чабып алу мөһим. Районда бу эшкә керешелде инде. Күпьеллык үләннәр 8673 гектар мәйдан били. Шуның 100 гектары чабылды. Бу эшне “Восток” һәм “Зәй” агрофирмалары алып бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International