Бу көннәрдә шәһәр-районның X сыйныфын һәм политехник колледжның беренче курсын тәмамлаучы егетләр биш көнлек укыту-кыр җыеннарында хәрби хезмәткә әзерлек үтәләр. Өйрәнүләрнең өч көнендә егетләр үзләре укыган мәктәпләрдә күнекмәләр алса, ике көндә, Сарсаз-Баграж мәктәбендә тупланып, хәрби хезмәткә якынай-тылган шартларда тиешле программаны үзләштерә. Лагерь башлыгы, 6нчы мәктәпнең хәрби хезмәт нигезләре укытучысы Александр Ширяев әйтүенчә, биредә 96 егет 4 взводка берләшкән. Алар чын хәрби хезмәт шартларында яши: шунда ук туклана, йоклый, көн дәвамында төрле күнегүләр үтә.
Без җыенда катнашучылар янында булган көнне егетләр авыл янындагы тауда противогаз кию, окоп казу, дошман позициясенә үтү һәм башка төр тактик күнегүләр белән мәшгуль иде.
- Мондый җыен ел дәвамында мәктәптә хәрби хезмәт нигезләре өйрәнүне практикада сынау булып тора. Тулаем алганда, егетләрнең әзерлеге начар түгел, - диде Александр Ширяев.