Чәчәк белән ямьле җәйләр

2013 елның 29 мае, чәршәмбе

Соңгы елларда шәһәрне яшелләндерүгә зур игътибар бирелә. "Горзеленхоз" ҖЧШ теплицаларында быел да 26 төрдә чәчәк үстерелде. Беренче үсентеләр 9 майга кадәр Җиңү бульварына күчереп утыртылды. Аннан аларны шәһәр урамнары, газоннарга, Иске Зәй һәм Яңа шәһәр юл боҗраларына утырту башланды. Билгеле, май аенда суыкка чыдам бәрхет, канәфер, яран һ.б. шундый гөл-чәчәкләр утыртылды.

Бу көннәрдә "Горзеленхоз" ҖЧШ эшчеләре Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркына чәчәк утырту белән мәшгуль. Аларга мәшгульлек үзәгеннән эшкә җибәрелгән бер төркем хатын-кызлар булыша. Май аенда 45 мең данә чәчәк үсентеләре шәһәр гөлләмәләрендә үз урынын алды. Агымдагы елда левкой, вербена, сальвия, годеция, флоксның башка төрләре дә утыртылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International