Зәйлеләр - беренче урында

2013 елның 27 мае, дүшәмбе

20 майда спорт-савыктыру үзәгендә быел хезмәткә чакырылучы егетләр командалары арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча төбәк ярышлары узды. Анда күрше-тирә шәһәр һәм районнардан 9 команда катнашты. Егетләр гер күтәрү, автомат сүтүҗыю, турникта күтәрелү, йөгерү, пневматик коралдан ату һәм башка төр ярышларда чыгыш ясады. Гомуми нәтиҗәләр буенча Зәй егетләре I урынны яулады. Лениногорск шәһәре командасы -II, әлмәтлеләр III урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International