Муниципаль программа: Нәниләр бүген сөенде

2013 елның 24 мае, җомга

-        Миңа курчак ошады.

-        Ә миңа машина.

-        Минем курчагым матуррак... - дип гөрләшә балалар.

Уенчыкларсыз балачак балачакмыни?! Бу көннәрдә район-шәһәр балалар бакчаларында нәниләр өчен зур сөенеч: бакчаларга уенчыклар тапшырыла. Әлеге игелекле гамәл "Сабыйларга җылылык һәм уңайлыклар бүләк итик" муниципаль программасы кысаларында Шәфкатьлелек елы уңаеннан оештырыла. Уенчыклар өчен 1 миллион сум акча район бюджетыннан бүленде.

"Кыңгырау чәчәк" бакчасына әлеге акция кысаларында 46,5 мең сумлык төрле уенчыклар бүләк ителде. Аны балаларга район башлыгы үзе тапшырды. Биредә 6 төркемдә 127 бала тәрбияләнә. Бакчаларга игътибар булуга сөенеп туя алмыйбыз, соңгы өч елда балалар өчен районда уңайлыклар шактый тудырыла, ди бакча мөдире Людмила Вдовина. Муниципаль программа кысаларында бакча түбәсе ремонтланды, тәрәзәләр яңартылды. Шефлыкка алган "Техно" заводының да зур булышлыгын тоя мәктәпкәчә яшьтәге учреждение. Бакча ишегалдына тигез итеп асфальт түшәлде. Бу - балалар иминлеге өчен зур ярдәм. Ә тау кебек өелгән уенчыклар яныннан нәниләрнең китәсе дә килми. Кемдер велосипед, конструктор янында кайнаша, кемнәрдер - туп, ә беришләре курчак һәм машина күтәргән. Нәниләрнең шатлыклары очкынланып күзләренә үк чыккан.

Бу көнне уенчыклар "Тату гаилә", "Бәхетле балачак" (Аксар), "Күбәләк" (Бигеш) бакчаларына да тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International