ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2013 ел
сишәмбе
Зәйдә урамнарны яктырту буенча эш агымдагы елда да дәвам итә. Узган ел шәһәр бистәләренең 23 урамында 300гә якын яктырткыч яңага алыштырылган. Агымдагы елда исә бу эш Партизан, Лесная, Речная, Тукай, Горбунов, Никифоров, Комсомол, Островский, Әгъләмов, Гыйләҗев, Ольховая, Девятаев, Җиңүгә 60 ел.
Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларында “Энергетик” Мәдәният сарае шәһәр бистәләре ишегалларында торак милекчеләре ширкәтләре белән берлектә “Зәй – чисталык территориясе” дип аталган акция үткәрүгә кереште.

22
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Әгәр кешедә иҗади башлангыч - орлык бар икән, ул кайчан да булса шытып чыга, үсә. Моның шулай икәненә туган як тарихын өйрәнү музеенда 12 июльдә ачылган агачтан сыннар ясау остасы Равил Әхәтов эшләреннән торган күргәзмәне караучылар тагын да ныграк инанды.
Һәркемнең кече Ватаны бар. Бүгенге көндә шумышлылар өчен ул - ике йортлы авыл. Сәвәләй авыл җирлегенә караган Шумыш табигатьнең гүзәл җиренә урнашкан. Аның тирәсеннән тешләрне камаштырырлык Шумыш чишмәсе ага, бер ягын итәгендә каен, нарат урманы булган биек таулар кочып алган.

Дүрт-Мунча җирлегендә гыйбадәтханәләр саны артуга бара. Моннан биш ел элек Дүрт-Мунча-да мәчет сафка баскан иде. Узган шимбәдә исә Кабан-Бастрыкта күптән көтелгән чиркәү ачылды. Аны ачу тантанасына күрше-тирә район-шәһәр, авыллардан биниһая күп халык җыелды.


20
июль, 2013 ел
шимбә

Районда урак темплары көннән-көн арта бара. Соңгы мәгълүматлар буенча, бөртеклеләр барлыгы 2851 гектарда җыеп алынды. Уңыш гектарыннан уртача 18,3 центнер тәшкил итә. Бу әле көзге культуралардан.

Югары Пәнәче мәктәбе укытучысы Николай Карташов 56 яше тулгач, икенче югары белем алу өчен, Алабуга педагогика университетына укырга керде. Аның беренче югары белеме авыл хуҗалыгы өлкәсе буенча. "Яшь" студентның педагогика өлкәсендә тырышып белем алачагына шик юк.

ЗАГСта бер ай инде бушлай юридик ярдәм итү буенча бердәм кабул итү көне күрсәтелә. Атнаның һәр пәнҗешәмбесендә теләгән кеше гражданлык хәле актлары -электрон гариза бирү, язылышу вакытын броньлау, аерылышу һ.б.лар буенча консультация ала ала. Бер ай эчендә бүлеккә ике дистәдән артык кеше мөрәҗәгать иткән.


16
июль, 2013 ел
сишәмбе
Районыбызда матур традициягә әйләнгән керәшен халкының Питрау бәйрәме быел да Кашкатау итәге аланында билгеләп үтте зәйлеләр. Питрау җомгага туры килсә дә, районыбызда аны шимбә көнне мөмкин кадәр күбрәк кунаклар дәшеп уздыру карар ителде.

12
июль, 2013 ел
җомга

Районыбызның кече авыллары матур табигать кочагына урнашулары, туган туфрагына чын күңелдән береккән кешеләре белән аерылып тора. Ямьле җәйге көннәрдә үткәрелүче Кече авыл бәйрәмнәре мөхтәрәм райондашларыбызны хөрмәтләү, аларның туган җирләрен кадерләп яшәүләренә мәдхия уку, яшьләребез күңелендә кече Ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләү максатын күздә тота.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International