Зәйдә Питрау бәйрәме үтте

2013 елның 16 июле, сишәмбе
Районыбызда матур традициягә әйләнгән керәшен халкының Питрау бәйрәме быел да Кашкатау итәге аланында билгеләп үтте зәйлеләр. Питрау җомгага туры килсә дә, районыбызда аны шимбә көнне мөмкин кадәр күбрәк кунаклар дәшеп уздыру карар ителде.
Табигать белән кешеләрнең аерылгысыз булуын чагылдырган Питрау бәйрәме шифалы үләннәргә, матур чәчкәләргә бай булуы белән үзенчәлекле. Ә быелгы Питрауда балыкчылык һөнәренә өстенлек бирелде.
Зур мәйданга кергән җирдә Кашкатау итәгендә халыкны дәртле керәшен җырлары белән Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова җитәкчелегендәге “Сәлам” яшьләр фольклор ансамбле каршы алып торды.
Театрлаштырылган тамашаны Казанның « Сәйдәш» төркеме егет-кызлары күркәм биюләре белән бизәде.
Ә уртада - зур концерт программасы, милли уеннар, кызыклы ярышлар дәвам итте. Кадердән “Ак калфагым”, Әхмәттән “Туганайлар”, Урта Баграждан “Туганайлар», Сәрәпәледән “Шәмәк”, Иске Зәйдән “Җиләк”, Сәвәләйдән ”Сәвәләй”, Сарсаз-Баграждан ир-егетләр керәшен фольклор ансамбльләре, “Энергетик» Мәдәният сараеның «Русская душа», “Азаль” вокаль- хореография, «Каприз» бию ансамбльләре чыгышларын, аерым җырчыларны алып баручылар - берәм-берәм тәкъдим итте.
Мәйданда кул көрәше, авыш колгага менү һ.б. спорт уеннарын карап кызган тамашачылар Питрау батыры өчен көрәшне түземсезләнеп көтте, быелгы Питрау чибәре кем булыр икән дип баш ватты. Ниһаять, көттергән мизгеләр якынлашты. Чибәрләрнең чибәре, тарихтан мәгълүматлы, уңган кыз дип Лиана Антонова табылды. Ә милли көрәштә 80 килограммга кадәр үлчәүдә Айнур Әхмәтшин, 80 килограммнан Радик Сәлахов калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International