Пәнҗешәмбе шалтырат
ЗАГСта бер ай инде бушлай юридик ярдәм итү буенча бердәм кабул итү көне күрсәтелә. Атнаның һәр пәнҗешәмбесендә теләгән кеше гражданлык хәле актлары -электрон гариза бирү, язылышу вакытын броньлау, аерылышу һ.б.лар буенча консультация ала ала. Бер ай эчендә бүлеккә ике дистәдән артык кеше мөрәҗәгать иткән.