Дүрт-Мунча җирлегендә гыйбадәтханәләр саны артуга бара. Моннан биш ел элек Дүрт-Мунча-да мәчет сафка баскан иде. Узган шимбәдә исә Кабан-Бастрыкта күптән көтелгән чиркәү ачылды. Аны ачу тантанасына күрше-тирә район-шәһәр, авыллардан биниһая күп халык җыелды.